Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 гыйнвар 2018, 11:56

Сарайсада - яңа ферма

Сарайсада яңа ферма салачаклары турында без үткән елда гәзитнең октябрь саннарының берсендә хәбәр иткән идек инде. Ул вакытта булачак бинаның нигезе генә салынган иде. Төзү эшләре барышында берникадәр авырлыклар килеп туган, шуңа күрә объектны тапшыру вакыты берничә атнага күчерелгән. Шуңа карамастан, дүрт ай эчендә буш урында, дөресрәк әйтсәк, янәшәсендә сыер абзары булган ферма территориясендә тагын бер бина төзелгән һәм сафка кертелгән. Бина заманча төзелеш материаллары кулланып төзелгән, заманча корылмалар белән җиһазландырылган.

- Кышын җылыны һәм җәен салкынны яхшы тотучы көчле металлоконструкция, сыйфатлы сэндвич-панельләр, мондый корылмаларга мөһим булган яхшы уйланылган җилләтү системасы, сөтүткәргеч, - дип авыл хуҗалыгы предприятиесе инвесторы Дато Кардава яңа ферманың өстенлекләрен санап китте һәм күрсәтте. Төзелешкә 13 миллион сум тирәсе салынган иде. Әлеге вакытта бинада 200 савым сыеры тора, аларның яртысы узган ел сатып алынган иде. Терлекләр үзләрен яхшы хис итә. Кирәк кадәр азык ала, ә су автоматик рәвештә агызыла.

Яңа ферма – яңа эш урыннары дигән сүз. Монда 12 кеше эшкә килгән. Шуларның дүртесе сыер савучылар, калганнары мал караучылар, слесарьлар, төрле эш башкаручылар. Сарайса фермасы мөдире дә алышынган. Күптән түгел әлеге җаваплы вазыйфада Альбина Бүләкова тырышып эшли.

- Әлегә мин эшкә өйрәнәм генә, - ди ул. – Коллектив әйбәт, бердәм, чөнки бергәләп бер зур эш башкарабыз, барыбыз да тырышып эшләргә, югары савымнарга ирешергә ниятлибез. Тормыш иптәшем дә монда мал караучы булып эшли.

Бер ай чамасы элек монда яхшы белгеч – техник-орлыкландыручы Лида Исламованы эшкә җәлеп иткәннәр. Аңа да коллектив, хуҗалык җитәкчеләре бик охшаган. Бер сүз белән әйткәндә, бердәм, эш башкаручан команда җыелган. Соңгы берничә ел эчендә үзенең хәлен ныгыткан әлеге хуҗалык киләчәктә дә җитештерү күрсәткечләрен үстерәчәгенә шик юк.

Терлекчелек фермасын ачу авыл өчен генә түгел, шулай ук район өчен дә әһәмиятле вакыйга. Ел башында ук үткән әлеге объектны рәсми ачуда район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров һәм аның АПК һәм икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ф.В.Исмәгыйлев, районның баш зоотехнигы Н.З.Йосыпов һәм башкалар катнашты. Кунаклар ферманы карады, үзләренең теләкләрен җиткерде. Яңа объект аларда уңай тәэссоратлар калдырган.

Районда булган уңай үзгәрешләр турында һәрвакыт тиз һәм җиңел языла. Андый хәлләр ешрак булсын иде. Ә барлык терлекчелек коллективына һәм “Күндерәк” хуҗалыгы җитәкчелегенә киләчәктә дә эшләрендә уңышлар һәм күбрәк сыйфатлы, кирәкле һәм тәмле продукция алуларын телибез.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.

Читайте нас: