Тормыш зур тизлек белән алга бара. Бухгалтерның бердәнбер ярдәмчесе гади агач исәпләгечләр булган заманалар күптән артта калды. Хәзер компьютерлар, махсус программаларны белми торып, отчетлар төзеп һәм тапшырып булмый. Аеруча “1 С: Бухгалтерия” программасыннан башка эшләп булмый.
Бу төрле катлаулыктагы: башлангыч документациядән отчет төзүгә һәм баланс алып баруга кадәр исәпләүләрнең күпфункцияле ярдәмчесе. Шуңа күрә эшкә кабул иткәндә беренче таләпләр арасында – шушы программаны белү. Әмма, кызганычка каршы, һәркемнең дә шәһәргә барып аны өйрәнү мөмкинлеге юк. Һәм менә шунда үзләрендә һөнәргә өйрәтүне ел саен оештыручы “Халыкны эш белән тәэмин итүнең көньяк-көнчыгыш районара үзәге” дәүләт казна учреждениесе бүлеге (элекке урындагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге) ярдәмгә килә. Шундый чираттагы уку ноябрь аенда булды. Эшсезлек буенча исәптә торучылар төркемен ике атна дәвамында республиканың эш белән тәэмин итү хезмәте уку үзәге белгече укытты.
- Лекцияләр курсын тыңлап, 13 укучы “1 С: Бухгалтерия” программасын үзләштерү турында таныклык алды, - дип билгеләде аларның укытучысы Юлия Мазунина.
- Бу безнең Үзәкнең директор Иван Ефремов һәм белгечләр йөзендә “Халыкны эш белән тәэмин итүнең көньяк-көнчыгыш районара үзәге” дәүләт казна учреждениесе бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды. Билгеләргә кирәк, без сезгә һәрвакыт зур канәгатьлек белән киләбез, чөнки биредә уку өчен әйбәт шартлар тудырыла. Ә сезнең бүлек бездә иң яхшылары исәбендә тора. Монда мәшәкатьле булса да, укыту турындагы үтенечләребезне бервакытта да игътибарсыз калдырмыйлар.
- Ел дәвамында берничә төркем үзебезнең районда пешекче һәм парикмахер һөнәре алды. Ә бухгалтерларның әлеге төркеме – икенчесе инде. Беренчесе ел башында укытылды, - дип стәрлебашлыларны билгеләде курсларны тәмамлау турында документлар тапшырырга килгән Үзәкнең комплектлау буенча менеджеры Альбина Кинҗәбаева.
Кәефләренә караганда, курсларда укучыларның барысы да районнан читкә чыкмыйча бүгенге көндә кирәкле булган белем, шулай ук документ алуларына бик канәгать.
- Бу программаны белгәч, эш табуы күпкә җиңелрәк булыр, дип ышанабыз, - диләр алар үзләре.
Иван Ефремов әйтүенчә, 2016 елда районның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үзаллы учреждение буларак соңгы төркемне чыгарган. Хәзер бу өлкә үзгәртеп оештырылган, 2017 елда ул Стәрлетамак шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә кушылачак һәм “Халыкны эш белән тәэмин итүнең көньяк-көнчыгыш районара үзәге” дәүләт казна учреждениесе бүлеге дип үзгәртеләчәк.