Барлык яңалыклар
Новости
1 гыйнвар 2021, 02:00

Студентлар – иң актив халык

Иҗтимагый матбугат үзәгендә Президентлыкка кандидатларның сайлау алды штабы вәкилләре журналистлар белән очрашты.

Владимир Путин штабы вәкиле, Башкортстан дәүләт нефть техник университеты ректоры Рамил Бәхтизин сайлауларның актив үтүен ассызыклады.
– Тавыш бирү күрсәткечләре бигрәк тә студентлар арасында югары. Бу сәгатькә аларның 65 проценты сайлаган. Кайбер югары уку йортларында әлеге сан 80 процентка җитә. Мин, Владимир Путинның ышанычлы вәкиле буларак, соңгы айда бөтен республиканы йөреп чыктым. Халыкның кәефе яхшы. Әлбәттә, сораулар, хәл итәсе мәсьәләләр дә күп. Һәркем киләчәге өчен борчыла, – диде ул.
Президентлыкка кандидат, “Русия гомумхалык берлеге” партиясе рәисе Сергей Бабуринның вәкиле Лилия Йосыпова да илнең сайлау участокларында сайлаулар закон бозуларсыз үтә, дип белдерде.
Актив җәмәгать эшлеклесе, ике чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Сергей Бабуринның күзәтүчеләре илнең 95 мең сайлау учатогында эшли. Башкортстанда алар юк.
Кызганычка каршы, Президентлыкка кандидатлар Павел Грудинин белән Владимир Жириновскийның вәкилләре очрашуга килмәде. Калганнары белән очрашу соңрак көтелә.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас