Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2020, 12:23

Радий Хәбиров ветераннар иҗтимагый оешмалары белән очрашты

Төбәк җитәкчесе очрашуда катнашучыларга республика халкының өлкән буын вәкилләрен коронавирус инфекциясеннән ничек саклау турында фикер алышырга тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, бүген COVID инфекцияле кешеләр арасында 75 яшьтән өлкәнрәк 300 кеше бар.

«Мин сезнең белән сөйләшергә теләдем. Дөресен генә әйткәндә, кемгә мөрәҗәгать итәргә белми идем. Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Мине барыннан да бигрәк авыручылар арасында өлкәннәр артуы борчый. Кызганычка каршы, өлкәннәр ешрак авырый. Хәзерге вакытта ИВЛ аппаратларына 44 кеше тоташтырылган булса, аларның күбесе өлкән кешеләр», - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Ул очрашуда катнашучыларга тагын бераз түзәргә дигән мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

«Сезнең аша мин сигнал бирер идем: безгә әле бераз түзәргә кирәк, өлкәннәрне йогышлы авырулардан саклауга кагылышлы чараларда тагын ике-өч атна курчалап торырга кирәк. Бу бигрәк тә җәмәгать транспортында йөрү, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булуга кагыла», — дип өстәде ул.

Республика ветераннар советы рәисе Валерий Шәрипов, шулай ук «Өченче буын халык университеты» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Рәфыйк Хәйдәров Радий Хәбиров адресына бөтен ил өчен җиңел булмаган бу чорда ярдәм сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Университетка алга таба ярдәм итү буенча минем йөкләмәне рәсмиләштерегез, - дип җавап бирде Радий Хәбиров. - Бездә принцип шундый: файдалы һәм нәтиҗәгә эшли торган барлык әйбергә ярдәм итәчәкбез. Моның өчен без һәрвакыт акча табачакбыз".

Фото: https://glavarb.ru/rus/

Автор: Резида Валитова
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: