Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2020, 18:40

"Шундый матур оекбашларны безнең Ишембайда бәйлиләр!"

Ишембай оек фабрикасы оригиналь эшләнмәләр чыгара башлады. Республика Башлыгы предприятие продукциясен зур базарга чыгарырга ярдәм итәчәген вәгъдә итте. Бу хакта бүген, 20 майда, "Сәнәгать сәгате" форматындагы киңәшмәдә фикер алышынды.

— Менә шундый матур оекларны безнең Ишембайда бәйлиләр. Ләкин үзегезгә андыйларны сатып алырга телисез икән — бу алай җиңел түгел. Кызганычка каршы, безнең җитештерүчеләргә эре сәүдә челтәрләренә керү авыр, шуңа күрә кибетләрдә бу сыйфатлы һәм оригиналь продукцияне таба алмаячаксыз. Шуңа күрә бүген "Сәнәгать сәгате"ндә Ишембай оек фабрикасына ярдәм күрсәтү һәм аны зур базарга чыгарыру турында фикер алышынды, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.

"Ишембай оек фабрикасы" предприятиесе республикада оек-оекбаш продукциясе җитештерү буенча бердәнбер предприятие булып тора, ул 1956 елдан бирле эшли.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.

Денис Таваев https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: