Мәктәпләргә ир-ат укытучылар килмичә киләчәктә чын ирләр тәрбияләү турында хыялланырга да кирәкми ди психологлар. Малайларга гына түгел, кызларга да уңай йогынты ясый ир-егетләр. Мин үзем якын киләчәктә мәктәпләрдә ирләр артуына ышанмыйм. Хәлләр болай барса, тиздән авылларда да физкультура, хезмәт дәресләрен хатын-кызлар укыта башламагае дип шикләнәм. Мәктәптәге тавык чүпләп бетерә алмаслык вак эш, чамадан тыш контроль, укыту белән бәйләнмәгән эшләр башкарту ир кешенең ачуын чыгара, гайрәтен чигерә. Бүгенге кәгазь боткасына хатын-кызлар да көчкә түзә. Шуңа күрә укыту-тәрбия эше тулысы белән дип әйтерлек хатын-кызлар җилкәсенә өелгән дә инде. Авыл мәктәпләренең дә бик күбесендә дилбегә гүзәл затларыбыз кулында.
Ир-атларыбыз акча артыннан куа. Бернишләр хәл юк, җәмгыять артыннан ияреп китте шул укытучыларыбыз. Тамак дигән нәрсә укытучыда да бар һәм аны “намус, мактаулы, изге” дигән сүзләр белән һич кенә дә туйдыра алмыйсың. ә Русия мәгариф өлкәсендә дөньяда иң арттагы илләрнең берсе. Бу тармактагы иң түбән хезмәт хакы да бездә.
Әтиләр заманында (50-70нче еллар) авыл мөгаллиме дәрәҗәле һөнәр булган. җәмгыять аларга хөрмәтен белдереп, саклап-яклап яшәгән. Авыл кешеләренең укытучыларга олылап, хәтта бераз шүрләбрәк тә караганын хәтерлим әле. Хәзер исә мөгаллимгә түбәнсетеп, хәерчегә караган шикелле кимсетеп карау модага кереп бара.
Соңгы елларда белемле шәхес тәрбияләү эше, көн саен тир түгеп хезмәт итүдән бигрәк, төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңү уенына әйләнеп калды. Мәгарифтәге кебек уен-ярышлар бүтән беркайда юк. Укытучы — артист, ә мәктәп сәхнә түгел ул. һәр нәрсәнең үз урыны булырга тиеш. Класстагы бер укучы олимпиадаларда җиңеп, калганнары надан булса, бу укытучыны мактау, алдынгы дип хөрмәт итү дөрес буламы соң?
Сүземне әтидән башлаган идем. Әти пенсия рәхәтен күреп озак яши алмады — 64 яшендә вафат булды. әни 77 яшькә җитеп дөньядан китеп барды. Икесенең дә урыннарын Аллаһы Тәгалә җәннәттә насыйп кылсын. Инде үземнең улымның улы бар, 8нче сыйныфта укый. ә мин һәрвакыт әтине искә төшерәм. Мондый очракта ул нишләр иде, нәрсә әйтер иде икән дип уйлыйм. Мәктәп хәлләрен, тәрбия алымнарын чагыштырып, анализлап карыйм да, әтисез үскән, ир укытучылар тәрбиясеннән мәхрүм балаларны чын күңелемнән кызганам. Чөнки эш сөю, үз өстенә бурыч алу, кыюлык, авырлыкларга түзә һәм аларны җиңә белү, иң яхшы мәгънәсендә ир-атлык сыйфатлары ир балага барыннан да элек әтиләрдән күчә. Малайларга беренче чиратта ата тәрбиясе кирәк. Моны ир баланың табигате үк таләп итә. Ватанны саклау, армия хезмәтенә әзерләнү кебек егетлек сыйфатларын хатын-кызлар тәрбияли алмый.
Мәктәптә уйнаган “Аҗаган” уеннары әле дә күз алдымда. Әти мәрхүм чаңгысын киеп, елга-басуларны буйлап, бер көн алдан уен буласы җирләрнең планын сызып, пакетлар яшереп чыгар иде. Икенче көнне тирләп-пешеп безнең белән “Аҗаган” уенын үткәрер иде. Менә шундый укытучылар бала күңелендә тирәнрәк уелып кала.
Ир укытучылар тәрбиясе малайларга гына түгел, кызларга да үрнәк булып тора. Ир укытучы мәктәптәге әтисез балаларга да әти тәрбиясе бирә. Көчемнән килсә, мин ир-ат укытучыларны (һәм, гомумән, бөтен укытучы халкын), лаеклы хезмәт хакы түләп, мәктәпләрдә эшләтер идем. Тик ни кызганыч, тормышта күп очракта теләк белән хыял чынбарлыкка туры килми шул.
Чыганак: http://www.tatyash.ru/
Фото: Пиксабай ру.