Барлык яңалыклар
Новости
9 Май 2020, 13:34

Генерал Шәйморатов йолдызының Уфага кайтуын Голливуд техникасы төшерә

9 майда БСТ телеканалы туры эфирда Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның "Алтын йолдыз" медален республикага кайтару тантанасын күрсәтәчәк. Югары бүләк легендар комдивка, һәлак булганнан соң, Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан бирелде. Тамашачылар барысын да вак детальләрдә күрә алачак, чөнки трансляциядә беренче тапкыр Голливуд боевикларын төшергән техника катнаша.Тантананы БСТ телеканалы Русиядә җитештерелгән уникаль Hydra Arm кронштейн белән трансляцияли. Бу - дистанцион идарә ителә торган махсус оператор краны. Бөтен дөньяда Hydra Arm - режиссерлар һәм операторлар тарафыннан танылган сыйфат билгесе.Русия техникасының мөмкинлекләрен NAB 2018 халыкара күргәзмәсендә киң бәяләделәр. Бу Лас-Вегаста, АКШта уза торган бөтен кино- һәм телеиндустрия өчен төп вакыйга.Сүз уңаеннан, нәкъ менә ул Кырым күперен ачуда катнашкан. 9 майда машина Уфа халыкара аэропортыннан Совет мәйданына кадәр бөтен автоколонна белән бергә бара.Фото: bashinform.ru Фануз Хабибуллинhttps://kiziltan.rbsmi.ru/

9 майда БСТ телеканалы туры эфирда Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның "Алтын йолдыз" медален республикага кайтару тантанасын күрсәтәчәк. Югары бүләк легендар комдивка, һәлак булганнан соң, Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан бирелде. Тамашачылар барысын да вак детальләрдә күрә алачак, чөнки трансляциядә беренче тапкыр Голливуд боевикларын төшергән техника катнаша.

Тантананы БСТ телеканалы Русиядә җитештерелгән уникаль Hydra Arm кронштейн белән трансляцияли. Бу - дистанцион идарә ителә торган махсус оператор краны. Бөтен дөньяда Hydra Arm - режиссерлар һәм операторлар тарафыннан танылган сыйфат билгесе.

Русия техникасының мөмкинлекләрен NAB 2018 халыкара күргәзмәсендә киң бәяләделәр. Бу Лас-Вегаста, АКШта уза торган бөтен кино- һәм телеиндустрия өчен төп вакыйга.

Сүз уңаеннан, нәкъ менә ул Кырым күперен ачуда катнашкан. 9 майда машина Уфа халыкара аэропортыннан Совет мәйданына кадәр бөтен автоколонна белән бергә бара.

Фото: bashinform.ru

Фануз Хабибуллинhttps://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: