Барлык яңалыклар
Новости
4 Май 2020, 13:35

Мишустинның хәле ничек?

Русия Хөкүмәте башлыгы үзенең коронавирус йоктыруы турында хәбәр иткән иде.

Русия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирустан дәвалана һәм үзен яхшы хис итә. Бу хакта 3 майда Хөкүмәт Рәисенең матбугат секретаре Борис Беляков белдерде, дип яза “Известия” басмасы.
30 апрель көнне Михаил Мишустин Президент Владимир Путинга коронавируска тестларның уңай нәтиҗәләр бирүен хәбәр итте.
Хөкүмәт башлыгы үзизоляциядә, табиблар күзәтүендә. Аның вазыйфаларын вакытлыча беренче вице-премьер Андрей Белоусов башкара.
Премьер-министр белән элемтәдә булган барлык хөкүмәт әгъзалары изоляциягә киткән һәм өстәмә тест уза. Министрлар Кабинеты үз эшен штат режимында дәвам итә.

Фото:tass.ru

Юлия Төхбәтуллина https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: