Барлык яңалыклар
Новости
30 апрель 2020, 12:27

Таҗикстанда фамилияләрне руслаштыруны тыялар

Таҗикстан гражданнарының фамилияләрендә һәм отчестволарында славян кушымчаларын куллану тыелачак. Республика парламентының түбән палатасы депутатлары тиешле төзәтмәләрне хуплады, дип хәбәр итә закон чыгару органының матбугат хезмәте.

"Гражданнар хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында"гы законга төзәтмәләр "фамилияләр ахырында -ов, -ова, -ев, -ева, отчестволарда -овна, -евна, -ович, -евич кушымчаларын куллануны тулысынча тыя", – диелә хәбәрдә. Закон проектының төп максаты – балаларга милли таҗик исемнәре кушу.
Әлеге закон проектын депутатларга Таҗикстан юстиция министры Мозаффар Ашуриен тәкъдим итте. Фамилияләрендә һәм отчестволарында рус кушымчалары белән туу турында таныклыклары булган кешеләр шул ук исем белән паспортлар ала алалар, дип билгеләп үтте ул. Закон үз көченә кергәннән соң, туу турында документ алганда, традицион таҗик кушымчалары -зод, -ул, -рухт, -пур һәм -фар биреләчәк. Министр сүзләренчә, законда "республика территориясендә яшәүче милли азчылык вәкилләре өчен" искәрмә каралган.
Закон Таҗикстан парламентының югары палатасы (Маджлиси Милли) һәм Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон кул куйганнан соң үз көченә керәчәк.

Гөлнур Исламова https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: