Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2020, 11:25

Балаларның ялын кем хәстәрли?

Авыр тормыш шартларында калган балаларның ялын оештыру һәм сәламәтләндерү вәкаләтләре агымдагы елның 1 гыйнварыннан башлап, җирле үзидарә органнарына тапшырылды.

Башкортстанда урнашкан шәһәр яны стационар лагерьләрена бушлай юлламалар алыр өчен Сез яшәү урыны буенча теркәлгән, балаларның ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту өчен бурычлы муниципаль органга мөрәҗәгать итәргә тиешсез.
Гариза тапшыручының үзе түбәндәге документлары булырга тиеш:
  1. Паспорт яки шәхесне дәлилләүче башка документ;
  2. Баланың туу турында таныклыгы;
  3. 14 яше тулган баланың паспорты;
  4. Уллыкка, кызлыкка, опекага, тәрбиягә алуны раслаучы документлар;
  5. Аз керемле гаилә булуны раслаучы документлар;
  6. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүчегә ышаныч белдереп, законлы рәвештә тутырылган килешү кәгазе;
  7. Шәхси мәгълүматны карауга ризалык.
  8. Тухватуллина Алсу https://omet-rb.rbsmi.ru/
    Читайте нас: