Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2020, 18:55

Үзизоляция кайчанга кадәр барыр?

Русия Президенты Владимир Путин эш көннәре булмаган вакытны 11 майга кадәр озайтырга мөмкин, диде Владимир өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

Путин төбәк җитәкчеләре белән киңәшмәне 28 апрельдә, сишәмбе көнне үткәрәчәк. Шунда ул чикләүләрне озайту хакындагы карарын игълан итәргә мөмкин дип көтелә.
“Президентның карарын сишәмбе көнне көтәбез", – диде Кувшинников коронавирус таралу белән бәйле төбәк оператив штабы утыршы бырышында.
Кырым Башлыгы Сергей Аксёнов та Президентның 28 апрель көнне төбәк җитәкчеләре хисапларын тыңлаячагын әйтте. “Ил башлыгы барысын да тыңлагач, Русиядә коронавирус белән бәйле хәлләргә бәя биреләчәк һәм алдагы чорга тиешле карарлар кабул ителәчәк. Арытаба без дә, әлбәттә, үз гамәлләребезне яңадан карарбыз”, – дип аңлатты Аксёнов.
Хәтерегездә булса, 28 марттан алып 5 апрельгә кадәр Владимир Путин коронавирус таралу белән бәйле Русиядә ял көннәре игълан иткән иде. Арытаба дәүләт башлыгы карантин чорын апрель ахырына кадәр озайтты. Шул ук вакытта, белгечләр сүзләренчә, илдә әле коронавирусның иң югары ноктасы үтелмәгән. Ул майда теркәлер дип көтелә.

Әлфия Шакирҗанова https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Никеричев Андрей / «Мәскәү» агентлыгы.
Читайте нас: