Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2020, 19:01

Югалмаган, хатыныннан киткән...

Хәтерегездәдер бит? Ә менә “югалган” ирнең туганнары Ринат әлеге вакытта өендә, ди.

Ринатның якыннары сөйләвенчә, ир беркая да югалмаган, ул нибары хатыныннан киткән. Лиананың мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итүен алар нерв киеренкелеге, стресс һәм ирен кайтару теләге белән бәйли.
Югалган дип игълан ителгән ирнең туганнары фикеренчә, бу парның мөнәсәбәтләре катлаулы булган – ир белән хатын берничә ел дәвамында әле кавышкан, әле аерылышкан.
Хатыны аркасында Ринат нерв чирлегә әйләнде. Әйе, мораль көчләүләр нәкъ хатыны тарафыннан килә иде. Минем абыем табигате буенча йомшак кеше, хатынына каршы килә торган түгел. Хатыны хәтта аны урындыкка бәйләп куеп, эшкә җибәрмәскә мөмкин иде. Нәтиҗәдә ул ике эшеннән язды. Ринат күптән Лианадан китәргә теләгән иде, әмма ул аны шәхси детективлар ярдәмендә эзләп тапты. Ринатка исә туганнары, әнисе алдында оят иде. Нәтиҗәдә ул янә хатынына кайта килде. Берүк аны шулкадәр оятка калдырмагыз, аңа болай да авыр, җитмәсә хатыны аңа һаман һөҗүм итә”, – дип сөйли Ринатның туганы.
ГорОбзор язуынча, ирен югалган дип игълан иткән хатыннан Ринатның әнисенә дә янаулар килә икән (бу хакта скриншотлар да бар, ди ГорОбзор).
Әнинең бүген кан басымы күтәрелде, ул янаулар һәм яла ягу фактлары буенча полициягә барып гариза язарга ниятли. Бу соңгылары гына әле. Ул моңа кадәр дә әнигә тынгы бирми иде. 100әр сим-карта алып, һәрберсеннән шалтыратып, әнинең хәлен ала иде”, – ди Ринатның туганы.
ГорОбзор шулай ук төбәктәге Эчке эшләр министрлыгына шалтыратып белешә: баксаң, Ринат розыскка игълан ителмәгән икән.

Әлфия Шакирҗанова https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: