Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2020, 00:30

Уфада паром кичүләре эшли башлады

25 апрельдән Уфа янындагы елга паром кичүләре һәм эчке су транспорт маршрутлары үз эшләрен башлады. Бу турыда Уфа администрациясе сайтында хәбәр ителде.

"ДОК" йөк ташу паромнары Уфа елгасындагы су дәрәҗәсе гадәти күрсәткечләргә төшкәч эшли башлаячак.
Паромнарның эш графигы:
“ДОК”, “Трамплин” кичүләре: көн саен 8:00 дән 19:00;
“Сипайлово”, “Дудкино” кичүләре: көн саен 8:00 дән 19:00;
“Козарез”, “Чесноковка” кичүләре: чәршәмбе, шимбә, якшәмбе, шулай ук ​ бәйрәм көннәрендә 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр.
“Сипайлово”- “Зелений Мыс” эчке су юлы маршрутында: көн саен 9.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр. Сишәмбе профилактика көне.
Коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймас өчен, көн саен эчке су транспорты һәм елга паромы кичүләре хлор нигезендә махсус сыекча белән эшкәртеләчәк.

Фаткуллин Рәдиф https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Горобзор.ру
Читайте нас: