Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2020, 18:25

Салават Юлаев мәгарәсен күрәсе килгән дә бит...

Социаль челтәрләрдә Салават районының Макар авылында Салават Юлаев мәгарәсенә һәм Күк-Каракүк шарлавыгына илтүче юлда күпер җимерелү турында хәбәр итәләр.

Кулланучының фоторәсемнәрендә күпер һәм анда эленеп калган машина сурәтләнгән. Аны төшереп алучы хәбәр иткәнчә, бер автомобиль күперне уза алган, икенчесе булдыра алмаган — аның алдында асфальт кисәге убылып төшкән. Зыян күргән автомобильне урман ташучылар машинасы ярдәме белән тартып алуы турында да белдерә ул.

Автор, конструкцияне бик нык ташкан инеш белән юдырту аркасында җимерелгән, дип фаразлый.

"Анда бүген генә булдык. Күпер төзек түгел иде инде - плитә яртылаш ишелеп төшкән. Шарлавыкка барып җитә алмадык, кире борылдык, кемдер тәвәккәлләргә карар кылган, димәк...»

Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез!
Республикада кабул ителгән кагыйдәләр буенча, doroga02 порталы ярдәмендә атнага бер сәфәр (бару-кайту), шәһәр читендәге шәхси торак йортларга, шулай ук ауга һәм балыкка барырга мөмкин.

Автомобильдә яки җәмәгать транспортында бакчага паспорт, документларны һәм билгеләнгән рәвештә үз-үзен изоляцияләү режимын өзү турында язма гариза булган очракта чыгарга мөмкин.


Фото: bash.dtp.official


Резида Валитова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: