Идрискә мәдәни мохиттә үсү зур йогынты ясый. Түбән сыйныфларда ук мәктәптә узган мәдәни чараларда катнаша башлый. Солтанморат, район үзәге Авыргазы сәхнәләренә күтәрелә. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, ике дә уйлап тормый, җырчы булу хыялы белән Уфага чыгып китә. Ләкин сәнгать училищесына кабул итмиләр, ул авылга кайтырга гарьләнеп, музыка-педагогия училищесына укырга керә. Ике елдан соң егетнең сәләтен күреп алып, сәнгать училищесының вокал бүлегенә чакыралар. Аны тәмамлаганнан соң белем алуын Уфа сәнгать институтында дәвам итә. Уку йортының тәүге курсларында ук республика дәрәҗәсендә узган чараларда катнаша, телевидение, радио аша тамашачыларга юл яра. 1982нче елда Сочида узган Бөтенрусия вокалчылар конкурсында, икенче елны Ялта шәһәрендә оештырылган социалистик илләр җырларын башкаручыларның Бөтенсоюз бәйгесендә катнаша. Аларда югары урыннар алмаса да, борынын төшерми. Ныклап әзерләнеп, 1985нче елда кабат Сочидагы вокалчылар конкурсына бара. Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышланган ул бәйгедә икенче урынга һәм автономияле республикалар композиторлары әсәрләрен яхшы башкаруы өчен махсус бүләккә ия була. Сәнгать институтын тәмамлаганнан соң филармониядә эшли башлый. Республика, ил буенча, чит дәүләтләргә гастрольләргә йөри. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашуын дәвам итә. “Татар җыры – 89”да беренче урын яулый. Шул ук елны аңа Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелә. Татар-башкорт җырчылары арасында иң тәүге лазер тәлинкәне дә ул яздыра. Шуннан соң җырчы бер-бер артлы җиңүләргә ирешеп кенә тора. 1990нчы елда республика яшьләренең Галимов Сәләм премиясе, 1993тә – Башкортстанның, 2002дә Татарстанның халык җырчысы исемен ала. 1998нче елда республиканың Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә, 1999да Русиянең атказанган артисты исеменә лаек була. Бүгеге көндә дистәдән артык лазер тәлинкәсе чыккан. Шулар арасында татар халкының борынгы җырлары тупланган өч альбом да бар. Аларга барлыгы 60 җыр кергән.