Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2020, 19:15

Уфада тоткыннар ни өчен баш күтәрә?

Бу көннәрдә изоляциягә күнеккән тоткыннар да чыдый алмый.


Уфаның 3 нче колониясендә тоткыннар тәртипсезлекләр оештырган. Бу хакта Уфаның "Эхо Москвы" радиостанциясе эфирында республика Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы, Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Олег Галин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, җәмәгать эшлеклеләре төрмәгә кич белән килгән. Аларның ярдәм итүен УФСИН җитәкчелеге сораган. Эш шунда ки, хөкем ителүчеләр протестлар оештырган һәм хокук яклаучыларны таләп иткән. Алар корпус коридорында баррикадалар төзегән. Бәхеткә, спецназ таләп ителмәгән, хәлне сөйләшүләр юлы белән хәл иткәннәр.

"Сәбәбе бер: биредә «кызыл» колония режимы, криминаль элементлар читтән «кара» режим кертергә тели (караклар үзидарәсе - ред.). Иҗтимагый-күзәтү комиссиясе әгъзалары килде, мин Совет әгъзасы сыйфатында бардым. Тәртипсезлекләрне башлаучылар ачыкланачак. Без киеренкелекне бетердек, барысы да көч кулланмыйча тәмамланды", - ди Олег Галин.

Фото: proufu.ru

Резеда Галикәева https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: