Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2020, 14:30

Инҗәр елгасы күтәрелеп, су баскан

Архангель районындагы бер авылны су баса.

Архангель районының Абзан авылы су астында кала. Урындагы халык әйтүенчә, кичке 9 сәгатькә ярларыннан чыккан Инҗәр елгасы бер урамны суга күмгән, ләкин су күтәрелүен дәвам итә. Йортларны, сарайларны һәм башка каралты-кураларны өлешчә су баскан. Бер фотода атка атланган ирнең судан йөзеп чыгарга тырышуы күренә. Кадрлар Яңа Абзан авылында эшләнгән. Республикада язгы ташуның иң югары күрсәткечләре 29 һәм 30 апрельдә көтелә. Сәбәбе - иртә җылыту һәм явым-төшемнең күп булуы. Фото: bash.news.ru
Читайте нас: