Новости
7 март 2020, 16:45

"Владимир Владимирович, миңа өйләнегез!"

Русия Президенты эш сәфәре белән Ивановога килде.

Анда аңа өйләнергә тәкъдим ясаганнар. Владимир Путин балалар поликлиникасында һәм "Полет" парашют заводында була, бер үк вакытта биредә яшәүчеләр белән аралаша. Халык белән әйләндереп алынган Президент көтмәгәндә көтелмәгән тәкъдим ишетә.

– Мине кияүгә алыгыз әле, - дип кычкыра төркемнән аңа Юлия исемле кыз.

"Миңа аның ил белән ничек идарә итүе ошый, ул бик ихтыярлы, максатчан, көчле", - дип сөйли ул Президентның сыйфаты турында. Башта Юля Президентка үз фоторәсемнәрен протокол хезмәте аша тапшыра. Ә аннары Президентның кешеләр янына килүен көтә. Шулай була да.


Юлия Владимир Владимировичка фотографияләр һәм телефонын калдыра. Актриса Путин белән сөйләшкәндә шатлык һәм дулкынлану тойган. Телевидениедә күрсәтелгән кадрларда Юляның Путинга нидер пышылдавы күренә. Хәзер ул бу сүзләрнең серен ачкан.

Мин аңа: "Владимир Владимирович, миңа өйләнегез, әйдәгез, кияүгә чыгам!", - дидем. Путин, бу кызыклы тәкъдим, дип җавап бирде, аннары исемем белән кызыксынды. Юлия сүзләренә караганда, ул Президентның хатыны була алыр иде кебек тоела.

"Әлегә ул фоторәсемнәрне күрергә тиеш", - дип билгеләп үтә ул.

Фото: mk.ru

Резеда Галикәева https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас