Новости
7 март 2020, 16:30

Тоталь диктант язу кайчан үткәрелә?

2020 елда Тоталь диктант 4 апрельгә билгеләнгән. Башкортстанда ул Уфа, Стәрлетамак, Салават, Ишембай, Мәләвез, Күмертау, Учалы, Белорет, Бәләбәй, Нефтекама, Раевка, Федоровка һәм Иске Казанчыда узачак.

Диктантка теркәлү ун көн алдан – 25 мартта башлана. Проектка totaldict.ru сайтында яки онлайн-мәктәп курсларында әзерләнергә була, дип искәртте акцияне оештыручылар.

Тоталь диктантны үткәрү өчен Башкортстанда 5,25 меңгә якын ручка буленә: 5,25 мең зәңгәр төстә – язучылар өчен һәм 440 кызыл төстә – тикшерүчеләр өчен, дип Башкортстан Республикасы буенча Уфа почтамтында хәбәр ителә.
Фото: locongres.org сайтыннан

Денис Таваев https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас