– Төп максатларның берсе булып акча әйләнешен “күләгәдән чыгару" торды, һәм бу гамәлгә ашырыла. Барлык төр транспортны валидаторлар белән тәэмин иттек. “Алга” картасы белән бүген теләсә нинди шәһәр автобусында, троллейбуста яки трамвайда, хәтта шәһәр электричкасында да түләргә мөмкинлек бар. Әйтергә кирәк, безне барлык транспорт оешмалары да ишетмәде. 1 июльдән башлап закон нигезендә аларга санкцияләр, штрафлардан алып лицензияләрен тартып алу кебек чаралар күрәчәкбез,– дип ассызыклады Радий Хәбиров.