Бу законга ярашлы, иң түбән эш хакы күләме эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр ике этапта күтәреләчәк. Атап әйткәндә, 2018 елның 1 гыйнварыннан иң түбән эш хакы күләме аена 9 489 сум ягъни 2017 елның II кварталы өчен эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләменнән 85 процент тәшкил итәчәк.
2019 елдан башлап иң түбән эш хакы күләме гомум Русия буйлап узган елның II кварталы өчен эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләме дәрәҗәсендә билгеләнәчәк. Иң түбән эш хакы күләменең артуы 1,5 миллион кешегә кагылачак, аларның яртысы – бюджет өлкәсе хезмәткәрләре. Башкортстанда, 15 процент күләмендә Урал коэффициентын исәпкә алганда, 2018 елның 1 гыйнварыннан иң түбән эш хакы 10 912 сум тәшкил итә. Шул рәвешле, республикада гамәлдә булган Урал коэффициентын исәпкә алганда 1 гыйнвардан Башкортстанда иң түбән эш хакы 10 912 сум (9 489+1 423) тәшкил итәргә тиеш, дип аңлаттылар Башкортстан Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә.