Новости
16 Января 2018, 06:42

Кемнәрнең салым бурычларын гафу итәчәкләр?

2017 елның 28 декабрендәге 436 ФЗ санлы Федераль законның 12 статьясында физик шәхесләрнең 2015 елның 1 гыйнварына карата транспорт салымы, милек салымы, җир салымы буенча бурычларын, шулай ук алар буенча исәпләнгән пеняларны түләтмәү күздә тотыла.

Түләнгән салым суммалары кире кайтарылмый, түләнмәгән бурычлар гына гафу ителә.

Шуны да күздә тотарга кирәк, салым органнары тарафыннан ел саен үткән ел өчен физик шәхесләргә милек салымнары исәпләнә. Мәсәлән, 2013 ел өчен салымнар 2014 елның 5 ноябренә кадәр, 2014 ел өчен 2015 елның 1 октябренә кадәр һ.б. түләү исәпләнгән.

Шулай итеп, бурычларны түләтмәүгә 2013 елга кадәрге исәпләүләр генә керә. Мондый бурычларга агымдагы датага булган 3 млрд. 100 миллион сум күләмендә бурычның 20%тан азрагы гына туры килә.

Салым органнары 2014-2016 еллар өчен түләүләрнең һичшиксез түләнергә тиешлегенә игътибар юнәлтә.

Үткән ел салым кәгазьләре буенча салымнарын түләргә өлгермәгән салым түләүчеләрнең бурычларын каплату буенча ашыгыч чаралар күрүе зарур.

Якын арада салым органнары бурычларны мәҗбүри түләтә башлаячак.

Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Читайте нас