Законның гамәлдәге редакциясен положение белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Аңа ярашлы, дәүләт органына, урындагы үзидарә органына яки вазыйфалы кешегә электрон документ төрендә килгән мөрәҗәгатькә электрон документ төрендә җавап җибәрү мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән электрон почта адресы буенча гына мөмкин, ә граждан мондый мөрәҗәгатькә кирәкле документларны һәм материалларны электрон төрдә генә бирергә хокуклы. Үткән ел ахырында әлеге норма федераль дәрәҗәдә беркетелгән дә инде.
- Инициатива гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүне камилләштерүгә юнәлтелгән. Монда төп максат – бюрократик каршылыкларны җиңү һәм дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарының җавапларын мөмкин кадәр тизләтү, - диде Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Көннән-көн күбрәк санда гражданнарга кәгазь түгел, ә электрон документ әйләнеше уңайлырак була бара. Әмма моңа кадәр гамәлдә булган закон нормалары электрон мөрәҗәгатькә электрон почта буенча да, шулай ук мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән почта адресы аша да җавап бирү мөмкинлеген күздә тота иде. Моннан тыш, мөрәҗәгать авторы үзе аңа документларны электрон, шулай ук кәгазь төрдә бирә ала иде. Нәтиҗәдә аны җибәрү вакытын үтәү, мөрәҗәгатьне кире кайтару белән катлаулыклар килеп туды, аңа җавап сузылды. Хәзер электрон мөрәҗәгатьләргә җаваплар бары тик электрон төрдә биреләчәк, аларга бәйле документлар әйләнеше дә шундый ук төрдә алып барылачак. Болар барысы да гражданнарның мөрәҗәгатьләрен эшкәртүне һәм аларга җавапларны күпкә тизләтәчәк.
Шулай ук әлеге закон проекты гражданнарның мөрәҗәгатьләрен традицион язма төрдә җибәреп, аларга җавап алу хокукын да юкка чыгармый, дип билгеләде Константин Толкачев.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгыннан.