- Азык-төлек хәвефсезлеге дәүләтнең милли хәвефсезлеген тәэмин итүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу федераль, шулай ук төбәк дәрәҗәсендә вакытында чара күрүне таләп итә. Әлеге закон проекты шуның белән бәйле әзерләнде, - дип аңлатты Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Бу башлангыч нигездә әлеге законда республикада азык-төлек белән тәэмин итүнең җентекле механизмын билгеләү белән бәйле.
Закон проектында тәкъдим ителгән үзгәрешләр, аерым алганда, авыл хуҗалыгы җитештерүенә дәүләт ярдәмен, авыл хуҗалыгы продукциясе базарын көйләүне, азык-төлек хәвефсезлеге өлкәсендә дәүләт республика программаларын финанслауны, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерүгә инвестицияләр җәлеп итүне, авыл хуҗалыгы продукциясе сыйфатын һәм хәвефсезлеген тәэмин итүне арттыру, федераль законнарга һәм Башкортстан Республикасы законнарына ярашлы бәяләрне дәүләт көйләвен, шулай ук башка чараларны күздә тота. Моңардан тыш, закон проекты азык-төлек хәвефсезлеге белән тәэмин итү өлкәсендә республиканың дәүләт власте органнарының вәкаләтләрен аныклаштыра.