- Федераль закон тарафыннан интерактив ставкалар үзәкләре 2017 елның ахырында салым түләүче яңа объектлар сыйфатында кертелгән иде. Хәзер төбәкләргә алар өчен салым күләмен билгеләүче законнар кабул итү зарур, - диде Дәүләт Җыелышы–Корылтай рәисе Константин Толкачев. – Билгеләнгән үзәкләрнең ставкалар кабул итү мөмкинлекләре ярыйсы ук киң һәм аларның средстволар әйләнеше зур булачагын исәпкә алып, без аларга карата федераль закон тарафыннан рөхсәт ителгән 3 миллион сум салым ставкасын куллануны дөрес дип исәплибез. Әлеге чара, әлеге закон проектында букмекерлык конторалары һәм тотализаторлар өчен салым ставкаларын ике тапкыр арттыруны тәкъдим иткән кебек, бер яктан республика бюджетын тулыландырырга, икенче яктан уен бизнесы объектларын киметергә ярдәм итәчәк. Хәзерге вакытта республика территориясендә әлеге өлкәдә 13 салым түләүче һәм 130 ставкалар кабул итү нокталары теркәлгән.