Районда оператив хәл турында Русия Эчке эшләр министрлыгы Стәрлебаш районы буенча бүлегенең полициянең участок вәкилләре бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы И.Н.Хәмидуллин мәгълүмат бирде. 2017 елның 25 декабреннән агымдагы елның 8 гыйнварына кадәрге чорда дежур частена вакыйгалар һәм җинаятьләр турында 109 хәбәр килгән. Алар исәбендә – үтерү белән янау, янап алу турында берәр, документларсыз исерткеч продукция ташу турында ике, тән җәрәхәтләре ясау, урлашу турында өчәр хәбәр, ике машина йөртүче исерек хәлдә транспорт чарасына идарә иткән өчен тотылган һ.б. ЮХХДИ бүлеге ягыннан 163600 сум штраф түләтелгән.
Аннары район хакимияте башлыгы урынбасарлары Ф.В.Исмәгыйлев, А.Ә.Суфьянова, В.Г.Шәрипова катнашучыларны үз тармаклары буенча ел йомгаклары белән таныштырды, агымдагы елга эшләр турында сөйләде.
Аларны тыңлау барышында район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров үзенең киңәшләрен әйтте – мәктәп автобусларында йөрүче балаларны аерым контрольгә алырга, аларның хәвефсезлеген тулысынча тәэмин итәргә, ә юл хезмәтенә – авыллар арасындагы юлларны вакытында тазартырга һ.б.