2018 елда эшләмәүче пенсионерларга страховка пенсияләрен һәм аларга теркәлгән түләүләрне индексацияләү 1 февральдән түгел, 1 гыйнвардан тормышка ашырылачак. Шуңа күрә республика пенсионерлары яңа елның 3 гыйнварыннан ук арттырылган күләмдә пенсияләр ала. 2017 елда пенсия тәэмин итүенә Башкортстан Республикасында РФ Пенсия фонды чыгымнары 195 млрд. 400 млн. сум тәшкил итте.