Сатылган авиабилетларның әлеге юнәлешләргә 60 процент чамасы туры килә, дип хәбәр иткән «OneTwoTrip» сәяхәтләр сервисы. Агентлык аналитиклары Русия шәһәрләреннән 29-31 декабрьгә булган очышка сатылган авиабилетларны анализлаган. Яңа ел сәяхәтләре географиясе узган сезоннан киңрәк. 2016-2017 ел каникулларында Русия туристлары 92 илнең 213 шәһәренә очкан булса, быел 95 илнең 228 шәһәрендә булачаклар.