Новости
26 Декабря 2017, 06:45

Русиялеләр өчен торакның кулайлыгын арттырырга - Владимир Путин шундый бурыч куя

Русиялеләр, барыннан да бигрәк яшь гаиләләр өчен торакның кулайлылыгын арттырырга. Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Совет утырышында Владмир Путин шундый бурыч куйды. Президент әйтүенчә моның өчен ресурслар бар.

Владимир Путин тәртип урнаштыруны таләп иткән темаларның тагын берсе – авария фонды, кулай ипотека, торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр системасы.

Торакны кредитка алуны тагы да кулайрак итү зарур - һәм аеруча яшь гаиләләр, балалары булган яшь гаиләләр өчен, дип билгеләде Владимир Путин. Әлбәттә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларның бик азы гына бүгенге көндә яңа өй яки фатир сатып алуга кесәсеннән акча чыгара аладыр. Шуңа күрә Президент ипотека буенча процентларны киметергә чакырды. Әйтергә кирәк, соңгы елда гына да бу кредитларның бәясе күпкә түбәнәйгән.
Читайте нас