Новости
26 декабрь 2017, 06:51

Кышкы каникулларыгыз күңелле үтсен!

Бусагада янә балаларның да, өлкәннәрнең дә иң яраткан һәм күңелле бәйрәмнәренең берсе - Яңа ел. Димәк, тиздән каникуллар җитә, рәхәтләнеп күңел ачарга, ял итәргә мөмкинлек туа. Декабрьнең соңгы көннәрендә һәм гыйнварның тәүге көннәрендә безне нәрсә көтә?

25-29 декабрьдә – район Мәдәният йортында “Барбоскиннарның Яңа ел маҗаралары” балалар театрлаштырылган тамашасы.

28 декабрьдә – Яңа ел бәйрәм концерты (15.00 сәгатьтә), мавыктыру-корпоратив кичәләр (19.00 сәгатьтә).

31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә – “Хуш киләсең, Яңа 2018 ел” Яңа ел тамашасы (үзәк мәйдан, 00.00 сәгатьтә).

3 гыйнварда – “Салават епархиясе чаңгы юлы -2018” III Ачык епархия еллык чаңгы ярышы (Стәрлебаш авылының чаңгы базасы, 11.00 сәгатьтә); фильм күрсәтү (район Мәдәният йорты, 15.00 сәгатьтә), Яңа ел дискотекасы (район Мәдәният йорты каршында, 19.00 сәгатьтә).

4 гыйнварда - мәктәп укучылары Спартакиадасы зачетына йөзү буенча ярышлар (“Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексы, 11.00 сәгатьтә); “Раштуа, чын могҗиза белән котлыйбыз!” уен программасы (чыршы янында, 12.00 сәгатьтә); мавыктыру программасы, өлкән класслар өчен конкурс (авылара китапханә); Кыш бабай һәм Карсылу белән балалар өчен уен мәйданчыгы (район Мәдәният йорты, 14.00 сәгатьтә), 80нче елларның Яңа ел дискотекасы (район Мәдәният йорты, 20.00 сәгатьтә).

6 гыйнварда – уен программасы – Кыш бабай һәм Карсылудан котлаулар (үзәк мәйдан, 11.00 сәгатьтә); мәктәп укучылары арасында пималарда хоккей турниры (1 санлы урта мәктәп, 11.00 сәгатьтә); Яңа ел дискотекасы (район Мәдәният йорты, 20.00 сәгатьтә).

7 гыйнварда – “Йолдыз бул” район конкурсы (район Мәдәният йорты, 16.00 сәгатьтә); яшьләр өчен дискотека (район Мәдәният йорты, 20.00 сәгатьтә).

3 гыйнвардан – “Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексы эшли.

4-8 гыйнварда чаңгы базасында һәм Җиңү паркында күмәкләп чаңгыда шуу.

Яңа елны каршылау, бәйрәм иртәләре, күңел ачу программалары, конкурслар, викториналар, мультфильмнар карау, тау шуу, дискотекалар шулай ук районның барлык авыл биләмәләрендә дә үтә.
Барыгызга да күңелле каникуллар телибез!
Читайте нас