Әлеге адрес буенча чынлыкта яшәү-яшәмәвенә карамастан, милекчеләр күп фатирлы йортта гомум милеккә капиталь ремонт өчен түләргә тиеш. Капиталь ремонт буенча квитанцияләрне түләмәүчеләр хәлне катлауландыра гына.
Взнослар буенча бурычлар гамьсез милекчеләрдән суд аша түләтеләчәк. Мондый эш алып барыла да инде. Суд тарафыннан Төбәк операторы файдасына дәгъвалар буенча карарлар кабул ителә. Бурычлылардан бурыч суммасы гына түгел, җыелган пеня, суд чыгымнары да түләтеләчәк.
Шуның белән бәйле, күп фатирлы йортка гомум милеккә капиталь ремонт өчен бурычлыларга аны каплатырга киңәш итәбез.
Ильяс ИБӘТУЛЛИН, район хакимияте башлыгының тормышны тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары.