Аның алты урынбасары бар. Гөлфинә Юламанова оештыру эшләре, башкорт телен үстерү, башка төбәкләр, шулай ук республиканың шәһәр, район, авыллары белән элемтәгә җаваплы. Идеология буена урынбасар итеп “Бердәм Русия” партиясенең төбәк Башкарма комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Кирәева тәгаенләнде.
Җәмгыятьтә тарихи мирасны саклау мәсьәләләре өчен - “Борынгы Уфа” музее директоры Гәүһәр Батталова, сәламәтлек саклау һәм социаль-мәдәни чаралар буенча - продюсер һәм режиссер Айгөл Үтәгәнова, хокук мәсьәләләре буенча - “Максат” яшьләр оешмасы рәисе, “Аргымак” этно-төркеме директоры Шәүрә Юмагуҗина, җәмәгать оешмалары белән элемтә оештыру өчен Милли китапханәнең матбугат сәркәтибе Айгөл Яппарова җавап бирәчәк.
- Хатын-кызларыбыз киләчәктә, мәдәни-мәгърифәтчелек чаралары оештырып кына калмыйча, дәүләт дәрәҗәсендә үзләренең гражданлык позицияләрен ешрак күрсәтер, дип уйлыйбыз, - ди Гөлнур Колсарина.