Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов үткән елның маенда әлеге предприятиегә килгәч, яңа заманча җайланмаларны эшләтү белән беррәттән сәнәгать агынтыларын тазарту линияләрен ачырга мөмкинлек биргән инвестицион программаны югары бәяләде.
“80% продукцияне экспортка озату планлаштырыла. Киләчәктә алынган чимал Русиядә зур күләмдә сорау белән файдалансын өчен ахыргы продукция җитештерү мөмкинлеген карау мөһим дип саныйм”, - диде Рөстәм Хәмитов.
Яңа предприятиене ачу тантанасында Башкортстан Хөкүмәтенең премьер-министры Рөстәм Мәрданов билгеләвенчә, әлеге комплекс – товар алмашуда җитди адым. Шуңа күрә дә ул баштан ук дәүләтнең зур ярдәме белән Башкортстанның өстенлекле инвест-проектлары исемлегенә кертелде.
“Акрилатлар җитештерү республика сәнәгатенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыра. Аны төзүгә 40 миллиард сумга якын акча салынды. Бу бик зур сан, - дип билгеләде Рөстәм Мәрданов. – Яңа производствода экологик таләпләргә, тышкы мохитка зарарлы йогынтыны киметүгә җитди игътибар бирелүен билгелисе килә. Бу Экология елында барлык республика халкын аеруча борчыган нәрсә”.
“Газпром” акционерлар җәмгыяте идарәсенең рәис урынбасары Валерий Голубев әйтүенчә: “Бу заманча производство процессларны хәвефсез алып бару, ныклы эш режимы, тирә-як мохитне кире йогынтылардан саклау, ябык цикл системасын, аз энергия куллану һәм алынган продуктларның югары сыйфаты белән характерлана”.
Аның әйтүенчә, предприятиенең җитештерү куәте 80 мең тоннага кадәр акрил кислотасы, шулкадәр үк бутилакрилат һәм 35 мең тонна бозлы акрил кислотасы чыгарырга мөмкинлек бирә.
Барлык шушы матдәләр буяулар, латекслар, суперабсорбентлар һәм башка көнкүрештә кулланылучы продуктлар җитештерү өчен файдаланыла.
РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсен күзәтү буенча федераль хезмәт, Башкортстан Хөкүмәте һәм җаваплылыгы чикләнгән “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә шушы елның 13 ноябрендә кул куелды. Документ 4,3 млрд. сумга якын суммалык сульфид-селте агынтыларын тазарту җайланмалары төзелешен, шулай ук 7,6 млрд. сумга якын суммага җаваплылыгы чикләнгән “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятенең төп сәнәгать мәйданының тазарту корылмаларын реконструкцияләүне күздә тота.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.