– Экология һәм аерым табигать территорияләрен саклау елы ахырына якынлаша, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Елга йомгак ясау, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча эшне бәяләү мөһим.
Утырышта агымдагы ел өчен республика бюджеты яңадан каралачак. Ул федераль үзәктән 11 миллиард сум күләмендә керем һәм субсидияләр төрендә өстәмә акча алуга бәйле.
Константин Толкачев билгеләвенчә, төбәктә файдаланылган бюджет сәясәте дефицитны киметүгә ярдәм итте. Ел башында ул 10 миллиард сум дип бәяләнсә, әлеге вакытта 3 миллиард сумга җитте.
Пленар утырышта федераль закон проектларын тикшерү, 2019 елда Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуны билгеләү һәм республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның 2018 елга Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасын гамәлгә ашыру буенча планны раслау күзаллана. Моннан тыш, республика парламентының киләсе елның язгы сессиясенә эш графигы төзеләчәк.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.