Новости
14 декабрь 2017, 06:43

Дәреслекләр үзгәреш көтә

Русия фән һәм мәгариф министры Ольга Васильева бүгенге мәктәп дәреслекләреннән канәгать булмавын белдерде.

«Хәзерге вакытта рөхсәт ителгән дәреслекләрдә хаталар тулып ята», - ди министр.
Ольга Васильева билгеләп үткәнчә, дәреслекләрнең полиграфик эшләнеше дә җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Ул шулай ук күп кенә кулланмаларда соңгы 20-25 елдагы фәнни казанышларның яктыртылмавын ассызыклады.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас