Новости
13 декабрь 2017, 06:20

Яңа елны каршыларга әзерләнәбез

Район хакимияте тарафыннан・Стәрлебаш муниципаль районында Яңа 2018 елны бәйрәм итү турында күрсәтмә кабул ителде.

Күрсәтмәгә ярашлы, оештыру комитетына авыл биләмәләре хакимиятләре, профсоюз оешмалары белән берлектә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә, авылларда Яңа ел чараларын әзерләү һәм үткәрү зарур.
Традиция буенча оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм сәүдә нокталары арасында бина алларын иң яхшы бәйрәмчә бизәүгә конкурс үткәреләчәк. Шуңа күрә җитәкчеләргә, шулай ук хосусый эшкуарларга бу мәсьәлә белән кичекмәстән шөгыльләнә башларга кирәк, чөнки гирляндаларның чагу утлары үзләре үк район халкына күтәренке бәйрәм алды кәефе бүләк итә.
Читайте нас