Новости
13 декабрь 2017, 06:11

Эш бирүчегә дә, булачак пенсионерга да уңайлы!

Эшләүче гражданнарга уңайлы булсын һәм республика оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләренә пенсияне вакытында тәгаенләү өчен Пенсия фонды идарәләре тарафыннан районнарда һәм шәһәрләрдә эш бирүчеләр белән электрон үзара эшләү килешүләре төзү буенча эш алып барыла.

Килешү предметы - якындагы 12 айда пенсиягә чыгучы хезмәткәрләргә пенсия тәгаенләү өчен кирәкле документларның электрон үрнәкләрен кадрлар хезмәтләре тарафыннан вакытында бирелүе. Мәгълүматлар булачак пенсионерның катнашлыгыннан башка якланган элемтә каналлары аша тапшырыла. Республиканың 26400 эш бирүчесе белән мондый килешүләр төзелгән дә инде.

2011 елдан республиканың Пенсия фонды идарәләре һәм архив учреждениеләре арасында электрон документ әйләнеше эшли . Стажны һәм башка мәгълүматларны раслау зарурлыгы булганда Пенсия фонды идарәсе белгечләре гражданга үтенечләрне архив учреждениесенә җибәрүдә ярдәм күрсәтә.
Русия Пенсия фонды идарәсе әгъзасы, Башкортстан Республикасы буенча управляющий Фоат Хантимеров әйтүенчә электрон документ әйләнешенең яңа юнәлеше ярдәмендә эш бирүчеләр кадрлар хезмәте белгечләренең һәм потенциаль пенсионерларның эш вакытын экономияли. Булачак пенсионерга бу очракта пенсия яше җитәргәбер ай кала үзенә уңайлы булган ысул белән: шәхсән, Пенсия фонды сайтында гражданның Шәхси кабинеты аша, электрон төрдә гариза бирүченең язма килешүе белән эш бирүче; күп функцияле үзәк; законлы вәкил (ышанычлы кеше); почта аша Пенсия фонды идарәсенә пенсия тәгаенләү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Русия Пенсия фонды БР буенча бүлеге матбугат хезмәте.



Читайте нас