Новости
12 декабрь 2017, 11:32

Ил өчен мөһим бәйрәм

12 декабрьдә Русия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иңмөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе ・ Конституция көнен билгеләп үтә. Илебезнең әлеге Төп Законы Русияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен ・ шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларныңтигез хокуклылыгын раслады. Конституция сәяси һәм социаль тотрыклылыкның мөһим факторына, дәүләт хакимиятенең җирле үзидарә нигезләренең какшамас гарантына әверелә.

Мөһим дәүләт бәйрәме 1993 елның 12 декабрендәбөтен халык тавыш бирүе белән кабул ителә. Шушы көн Русия конституциясенең рәсми дәүләт бәйрәменә әверелә. Президент Б.Н.Ельцин Указы белән ул ял көне дип игълан ителә. 2004 елда РФ Дәүләт Думасы Русиянең Хезмәт Кодексына бик күп төзәтмәләр һәм бәйрәм көннәре календарена үзгәрешләр кертә. Конституция көне ял көне булудан туктады, хәзер ул илнеңтөп законы уңаеннан истәлекле дата гына булып калды.
РФ Конституциясе көне гадәти эш көне булуга карамастан, бәйрәм киң билгеләнә. Мотлак рәвештә югары дәүләт дәрәҗәсендә тантаналы утырышлар үткәрелә. Хезмәт коллективларында һәм уку йортларында җыелышлар оештырыла. Мәктәпләрдә хокук дәресләре үткәрелә анда укучылар бүгенге Русиянең конституция законнарының төп положениеләре һәм нигезләре белән таныша.

Рәйсә МУСИНА әзерләде.
Читайте нас