Ун ел безнең солдатлар кулларына корал тотып сугышларда катнашты, интернациональ бурычларын үтәп, бөек СССРның көньяк чикләрен саклады. Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстанга кертүгә 37 ел үтте. Әмма күпме генә вакыт үтсә дә, үз бурычларын лаеклы үтәгән, Ватан хакына каһарманлык һәм батырлык күрсәткәннәрне хәтердә саклау – безнең бурыч.
Ике тапкыр, ел башында һәм ахырында Әфганстанда һәм Чечняда локаль сугышларда катнашучылар, аларның якыннары һәм туганнары яу кырында һәлак булганнарны һәм яралардан үлүчеләрне искә алу өчен җыела. Менә алар 30 декабрьдә янә локаль сугышларда һәлак булган яугирләр Стеласына чәчәкләр салу тантанасына килде. Тантанада катнашучылар район хакимиятеннән мәңгелек ут янган һәм почетлы каравыл торган Стелага кадәр килде. Чәчәкләр салынган кәрзинне район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары һәм район ветераннар советы рәисе Кәлимулла Шәрәфетдинов салды (рәсемдә). Алар артыннан ике сугыш ветераннары һәйкәлнең гранит плитәләренә канәфер чәчәкләре салды.
Район җитәкчелеге исеменнән А.Суфьянова кулларына корал тотып СССРның көньяк чикләрен саклаучыларның барысына да ихтирам һәм хөрмәт белдерде. Җыелучылар һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алды. К.Шәрәфетдинов чыгыш ясады.