Дусларча очрашуда Рөстәм Камил улы студентларга соңгы вакытта районда ирешелгән уңышлар турында сөйләде. Баш табиб Фидаил Камил улы үзәк район дәваханәсендә иң кирәкле белгечләр турында бәян итте. Узган ел дәваханә кадрларын медицина югары уку йортларын тәмамлаучы дүрт белгеч тулыландырган.
- Университет стеналарында район вәкилләрен күрүебезгә бик шатландык. Киләчәктә нинди үзгәрешләр күздә тотылуы турында белдек. Безгә диплом алганнан соң районга эшкә кайткан очракта яшь белгечләргә күрсәтелүче ярдәм турында җентекләп сөйләделәр, - дип уртаклашты безнең белән педиатрия факультетының 5 курс студенты Әлфия Ишбулдина.
- Мондый очрашуда тәү тапкыр булдым, нәтиҗәдә мине көтәләр дигән яхшы тәэссоратлар алдым. Бу бик күңелле. Җәен үзәк район дәваханәсендә практика үтәргә исәп тотам, - диде әлеге очрашуда тагын бер катнашучы, дәвалау факультетының 1 курс студенты Алина Тайгунова.
Бүген алар – студентлар, ә иртәгә халыкның сәламәтлеге, йөзләгән кешеләрнең гомере аларга бәйле булырга мөмкин.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Фото ачык чыганаклардан алынды.