Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
16 март 2021, 10:09

Үзенчәлекле балаларга – үзенчәлекле бүлмә

Стәрлебаш коррекция мәктәбендә укучы балалар өчен җаваплылыгы чикләнгән “Башэлектросбыт” җәмгыяте җитәкчелеге ралексация өчен сенсор бүлмәсе бүләк итте.

Мәктәп җитәкчелеге аның турында күптән хыялланган, һәм менә ул тормышка ашкан. Анда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар ял итә алсын, кәефләрен күтәрсен, яңа тойгылар кичерсен, эчке дөньясыннан чыга алсын, әйләнә-тирә мохиткә игътибар юнәлтсен, янәшәсендәге кешеләрне күрә алсын өчен күп нәрсә бар. Шарлардан коры бассейн, йолдызлы күк йөзе, ясалма яңгырдан соң чыккан салават күпере, гадәти булмаган могҗизалы кояш, өскә хәрәкәт итүче төрле төстәге күбекләр белән су колонналары. Һәм тәрбияләнүчеләр белән бергә тынычландыра да, юата да белгән, гаҗәеп әкиятләр дә сөйләгән яраткан педагог-психологлары Лилия Ходайбердина.
Бүлмәне ачуга җаваплылыгы чикләнгән “Башэлектросбыт” җәмгыятенең генераль директоры Андрей Травкин, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Флүр Шаһисолтанов килделәр. Алар тантаналы шартларда кызыл тасманы кисте. Аннары шушы бүлмәдә психологның тәрбияләнүчеләрнең берсе белән үткәргән занятиесен карадылар.
Җыелучылар алдында чыгыш ясап, Флүр Әмир улы район җитәкчелегенең үзенчәлекле балалар турында онытмауларын, аларны төрле чараларга чакыруларын билгеләде. Әйтик, район Мәдәният йортында күптән түгел ачылган кино залында коррекция мәктәбе укучылары беренче тамашачылар булган.
- Стәрлебаш коррекция мәктәп-интернатында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 88 бала укый. Шуларның 51е – бик үзенчәлеклеләр, - дип билгеләде мәктәпнең директоры Алексей Афанасьев. – Хәстәрлек һәм тәрбия яхшы булганлыктан, алар үзләрен тышкы дөньядан аерылган итеп тоймый. Үзләрен гадәти балалар кебек итеп хис итә. Безнең коллектив әйбәт. Үз эшләренең чын осталары эшли, аларга балалар да, ата-аналар да ышана.
- Балаларның сәламәтлекләрен ныгытуда ярдәм итәчәк гаҗәеп бүлмә өчен рәхмәт сезгә, - диде йомгаклап, спонсорларга мөрәҗәгать итеп, Алексей Андреевич.
Бүләк өчен рәхмәт йөзеннән мәктәп укучылары кунакларга концерт күрсәтте, үз куллары белән эшләнгән бүләкләр бирде. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.
Рәйсә МУСИНА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: