Әйбәт хәбәр
8 Февраля 2021, 08:51

Студентлар өчен яхшы яңалык!

Язгы сессия барышында Дәүләт Думасы депутатлары Россия югары уку йортларында һәм колледжларында стипендияләрне арттыру турында фикер алышачак, дип хәбәр итә «Известия» сайты.

Добавить в предпочтительные источники Google

«Бу актуаль мәсьәлә. Әлеге юнәлештә эшләячәкбез. Без боларның барысын да аңлыйбыз һәм тоябыз», — дип билгеләп үткән мәгариф һәм фән комитеты әгъзасы Ольга Пилипенко.

Депутат югары уку йортларында дәүләт стипендиясе 2 мең сум тәшкил итә, ә көллиятләрдә ул тагын да азрак, дип белдергән.

Чыганак: http://shahrikazan.ru
Читайте нас