Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
26 гыйнвар 2021, 13:02

Радий Хәбировның улы туган!

Бүген, 26 гыйнварда, республика Башлыгы Радий Хәбировның гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды - аның улы туды.

Кайбер мәгълүматлар буенча, республика Башлыгының тормыш иптәше Каринэ Мәскәүдә бәби тудырган. Әмма әле әни һәм яңа туган сабый үзен ничек хис иткәнлеге билгесез булып кала.

Башкортстанның 56 яшьлек Башлыгы өчен бу дүртенче бала: беренче никахтан аның ике олы кызы бар, ә Каринэ белән алар уртак уллары Фәритне тәрбиялиләр, аңа быел дүрт яшь тула. 38 яшьлек Каринэнең шулай ук беренче никахтан улы бар, ул да Хәбировлар белән яши.
Шушы шатлыклы вакыйга белән без дә котлаулар юллыйбыз!
Фото: Яндекс.Дзен

Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.ru/

Читайте нас: