Дүшәмбе көнне Республика Хөкүмәтендә атна саен үткәрелүче оператив киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалыгы министры Борис Беляев Эстетика елына йомгаклар ясады.
Районнар арасында Стәрлетамак районы иң югары бәя алып, беренче уранга чыкты. Стәрлебаш районы икенче, Мәләвез районы – өченче урында. Шәһәрләр арасында: I урынны – Нефтекама, II урынны – Сибай алды, III урын Уфага бирелде.
Башкортстанның 54 муниципаль районы арасында почетлы икенче урын Эстетика елы кысаларында муниципалитетлар алдына куелган бурычларның безнең районда уңышлы гамәлгә ашырылуы турында сөйли. Бу - авыл советларының, оешмалар, учреждениеләр коллективларының, район халкының һәм изге эш, Стәрлебаш районы тагы да күркәмрәк һәм яшәүгә уңайлырак булсын өчен тырышлык салганнарның барысының да берлектәге эше нәтиҗәсендә ирешелгән уртак җиңү!
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.