Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
22 гыйнвар 2021, 11:33

Сәламәт тәндә - сәламәт рух

БР Башлыгы Р.Ф.Хәбиров 2021 елны Сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомерлелек елы дип игълан итте. Карагыш авыл биләмәсе халкы Яңа ел каникуллары чорында республика җитәкчесенең бу башлангычына бердәм иярде. Карантин таләпләрен үтәп, авыл хатын-кызлары, бигрәк тә пенсия яшендәгеләр, скандинавия йөрүе белән шөгыльләнә, ир-егетләре чаңгыда йөри.

Өстәвенә ир-егетләр бер ел инде бильярд уйный. Узган ел якташыбыз, район хакимиятенең элекке башлыгы Фәнүр Зөфәр улы Туктаров авыл биләмәсенә барлык кирәк-яраклары белән зур бильярд өстәле бүләк итте. Авыл биләмәсе хакимияте аны Карагыш авыл мәдәният йорты холлына урнаштырды. Узган ел безнең уенчылар Стәрлебаш авылы командасы белән берничә тапкыр очрашты. Быел Сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомерлелек елына багышлап, бильярд турнирын үткәрергә карар ителде. Ярышырга теләүчеләр күп булды. Финал өлешенә җиде кеше чыкты. Нәтиҗәдә беренче урынны Тимергали Хәсәнов алды, Таһир Йосыпов – икенче, Спартак Тукбаев өченче урынга лаек булды.
Турнир призерларына авыл биләмәсе хакимияте исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды (рәсемдә). Калган катнашучылар да истәлекле сувенирлар алды.
Билгеләп китик, кайберәүләрнең бильярд уены спортның актив төре түгел, диюләре мөмкин. Бу алай түгел. Бильярд буенча дөнья чемпионатлары юкка гына үткәрелми бит. Бильярд уены фикерләүне үстерә, түземлек, сыгылмалылык, төгәллек, яхшы күрүне һәм аек акыл таләп итә. Бильярд уйнаучылар авыл биләмәсендә арта баруы сөенечле хәл.
Роберт ТУКТАРОВ, Карагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы. Фото автордан алынды.
Читайте нас: