Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
19 гыйнвар 2021, 11:30

Олыларча сөйләшү

Район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангуловның яшь спортчылар белән очрашуы дустанә мохиттә үтте, әмма анда җитди темалар каралды. Бигрәк тә балаларның киләчәге турында сөйләшү булды. Игнатий Афанасьевның күптән түгел биатлон буенча республиканың җыелма командасына эләгүен язган идек инде. Аның кебек үк, спортның әлеге төре белән бертуганы Данил Афанасьев һәм Тимур Фәхриев та шөгыльләнә. Аларны Уфа шәһәрендәге “Биатлон” спорт-сәламәтләндерү комплексына даими йөрү һәм бер тренер - Евгения Ярушинада шөгыльләнүләре берләштерә.

Стәрлебаш чаңгы юлында чаңгы ярышлары буенча чемпионнарның бер генә буыны йөрмәгән. Ә ул чагында алар белән мәктәпләрнең физкультура укытучылары Х.В.Тайгунов, И.Х.Исламоратов, Ф.Ф.Фәсхетдинов, К.С.Гайсаров һ.б.шөгыльләнә. Махсус шартлар булмый, әмма чаңгычылар җиңүгә булган ихтыяр көче һәм ныкышмалылык белән алдыра. СССР вакытында ук әле якташларыбыз Ринат Фархшатов һәм Фәрит Хәмидуллин чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча спорт мастерлары була. Узган елларның спорт тормышы турындагы тарих белән барлык катнашучыларны район хакимиятенең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Рөстәм Яруллин таныштырды.
Аларга лаеклы алмаш килүе һәм районның гына түгел, республиканың данын якларга әзер булулары бик яхшы. Биатлон буенча үсмерләрнең җыелма командасына эләгү хокукы өчен нигездә республиканың төрле шәһәрләреннән һәм башкала спортчылары ярыша.
Егетләр Рөстәм Камил улы белән киләчәккә планнары белән уртаклашты. Игнатий һәм Тимур быел мәктәпне тәмамлый, республиканың югары уку йортларына укырга керергә җыеналар. Алар үзләренең тормышын хәзер спорттан башка күз алдына да китерми. Укуларны күнегүләр белән бергә алып барырга әзерләр. Киләчәккә аларның ниятләрен хуплап, район башлыгы чаңгычыларның проблемаларын да тыңлады. Беренче чиратта бу район үзәгендә җәен күнегүләр өчен кирәкле чаңгыроллер трассасы булмау, шулай ук спорт инвентаре белән җиһазланыш.
Әңгәмәләшү азагында ата-аналар исеменнән Миләүшә Афанасьева район хакимиятенә финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Үзләренең ике баласы шөгыльләнгән гаиләсе өчен бу зур ярдәм булып тора. Моңа җавап итеп район башлыгы болай диде: “Безнең өчен мондый чыгымнар шатлыклы, чөнки булачак чемпионнарны үстерәбез, алар безнең горурлык!”
Рәйлә ТАЙГУНОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: