Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
19 гыйнвар 2021, 11:22

Геройларыбыз истәлегенә хөрмәт белән

Ата-бабаларыбыз истәлеген хөрмәтләү – бездә традициягә кергән. Ә инде геройларыбыз турында истәлекне без бигрәк тә хөрмәтләргә һәм исебездә тотарга тиешбез. Нинди генә кыенлыкларга карамастан, бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакыт, елның һәр мизгелендә. Истә тоту, хөрмәтләү безнең гамәлләрдә чагыла. Узган чәршәмбедә район үзәгендә һәйкәлләрне һәм аларга баручы юлларны кардан тазарту буенча “Чиста һәйкәл” акциясе оештырылды.

Аның максаты - яшь буында ватанчылык хисен һәм Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен горурлык тәрбияләү. Шул рәвешле, 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең 8 А классы укучылары класс җитәкчеләре Р.М.Акчурина белән берлектә район үзәгенең Геройлар аллеясендәге Советлар Союзы Геройлары бюстларына керү урыннарын тазартты. Укучылар, шушы изге эшкә үз өлешләрен дә кертә алуларына шатланып, зур дәрт белән эшләде.
Шул ук көнне, аз гына соңрак, яугир-интернационалистлар Стеласы территориясе һәм аңа керү юлы да кардан тазартылды. Бу эш районның чик сакчыларына куелган һәйкәл янында да башкарылды. Бу эшләрне “Болгар” балалар, үсмерләр һәм яшьләр клубы”, Яшьләр эшләре комитеты район ветераннар советы һәм Стәрлетамак тармакара колледжының Стәрлебаш филиалы волонтерлары, шулай ук районның чик сакчылары белән берлектә башкарды. Көн салкын гына торуга карамастан, барысы да тырышып эшләде.
Чарада катнашучыларның барысына да “Афәрин!” диясе килә. Алар геройлар турында истәлекнең зур әһәмияткә ия булуын, моны һәрвакыт игътибарда тотуларын үзләренең эше белән дәлилләде.
Мәгълүмат һәм фото район яшьләр эшләре буенча комитеттан алынды.
Читайте нас: