Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
1 гыйнвар 2021, 16:59

"Якташыбызның уңышына без шат!"

Яңа ел алдыннан социаль челтәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шатлыклы хәбәр белән уртаклаша.

"Башкортстан тагын илнең рәсми булмаган иң музыкаль төбәге исемен раслады - Нефтекамадан Яна Габбасова "Голос" вокаль конкурсында җиңүче булды! Күптән түгел генә без "Голос" финалчысы Рушана Вәлиеваны котладык. Безнең Земфира һәм Юрий Шевчук, абыйлы-энеле Абдразаковлар, ә соңгы елларда төрле хулиган яшьләр дә музыкада югары уңышларга ирештеләр. Якташларыбызның уңышларына без шат. Беренче мөмкинлек булу белән шәхсән Янаны да котлармын. Ул Нефтекаманың 11нче мәктәбендә "4" һәм "5"кә генә укый. Яңа йолдыз бөтен шәһәр бәйрәмнәрендә актив катнашкан, ә менә хәзер безгә Яңа ел бүләге ясады - бөтен илгә дан казанды!" - дип яза Радий Хәбиров "Вконтакте"да.
Автор: Фануз Хабибуллин
Фото:Вконтакте
Чыганак:https://kiziltan.ru
Читайте нас: