Бүген РФ Дәләт Думасы депутаты Рәмзил Ишсарин Стәрлебаш үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре белән очрашты һәм барысына да бүләкләр тапшырды. Моңардан тыш, Рәмзил Рафаил улы дәваханәгә микродулкынлы мич бүләк итте. Мондый ярдәмне депутат «Бердәм Русия» партиясе Башкортстан төбәк бүлегенең «Сезнең турында хәстәрлек белән» акциясе кысаларында күрсәтте.