Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
4 декабрь 2020, 13:11

Балаларны сөендерделәр

Күптән түгел Күмертау шәһәре реабилитация үзәгенең Стәрлебаш районындагы реабилитация филиалы – безнең үзәктә шатлыклы вакыйга булды.

Халыкара инвалидлар көне алдыннан үзәккә Стәрлебаштан хосусый эшкуар Хәйдәр Рафиков килде. Ул балаларга үсешергә ярдәм итүче уенчыклар, футбол туплары, әсбаплар, өстәл футболы, микродулкынлы мич һәм шөгыльләнү өчен өстәл бүләк итеп, хәйрия ярдәме күрсәтте (рәсемдә). Үзенең әлеге изге гамәле белән балаларга уңай тәэссоратлар һәм яхшы кәеф бүләк итте.Үзенчәлекле сабыйлар тормышын чагурак итү һәм төрләндерү мөмкинлеген тапканы өчен аңа рәхмәт белдерәбез.Фаил ЯРУЛЛИН, Күмертау шәһәре реабилитация үзәгенең Стәрлебаш районындагы реабилитация филиалы директоры.Фото автор тарафыннан бирелде.
Читайте нас: